Фән һәм тел
ы
л
-
Г
А
м
Ә
л
Фәнни-хәбәри журнал
№3(22) # 2004

1999 елның 25 мартында Татарстан Республикасының
(НАУКА и ЯЗЫК)
информация һәм матбугат министрлыгында теркәлде
(700-нче таныклык)
Журналны гамәлгә
куючылар:

• Казан шәһәре хакимиятенең
җәмәгать оешмалары һәм ММЧ
белән элемтә идарәсе;

• Татарстан Фәннәр Академиясе;
• Бөтендөнья татар конгрессы-
ның Башкарма комитеты;

• Казан дәүләт архитектура-
төзелеш академиясе.

Баш редактор
Фаил Әхмәдиев
Редакция советы

БУ САНДА
ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТАРИХ
ТӘҮЗИХ ИБРАҺИМОВ. Татарстандагы тел халәте, татар теленең бүгенге хәле
һәм тел сәясәте мәсьәләләре.......................................................................3
РИФГАТЬ ӘХМӘТЬЯНОВ. Этимология................................................................13
БУЛАТ ХӘКИМОВ. Галимҗан Ибраһимовның «Татар сарыфы» һәм
«Татар нәхүе» хезмәтләре тирәсендә лингвистик бәхәсләр...................20
ЭЛЬВИРА САФИНА. Туры номинацияләү нигезендә барлыкка килгән
кош атамалары..............................................................................................24
ИЛДАР ҖИҺАНШИН. XIV гасыр татар шигъриятендә автобиографизмнар ... 28
СӘҮИЯ ХӘКИМОВА. Фәнис Яруллинның «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» ^V

повестенда хатын-кызлар язмышы............................................................30
ФАТЫЙМА МИҢНУЛЛИНА. Время и герой в драматургии Юнуса Сафиуллина .. 33
МАРСЕЛЬ ӘСКӘРОВ. XX йөз башы татар публистикасының образлар

потенциалы («Казан мөхбире» газеты мисалында) .................................36
МАРСЕЛЬ ӘХМӘТҖАНОВ. Татар теленең дәүләти статусы тарихына сәхифә ... 39
МӘШҺҮР ГАЛИМНӘРЕБЕЗ
Рәшит Шакирҗанов
(баш редактор урынбасары^
Мансур Хәсәнов
Ринат Закиров \

Вагыйз Фәтхуллин
Айрат Зарипов
Тәлгат Галиуллин
Фоат Гарифуллин
Гали Даутов
Мирфатих Зәкиев
Рүзәл Йосыпов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Фәнис Нәбиев
Ренат Сәйфуллин
Җәүдәт Сөләйманов
Индус Таһиров
Алмаз Юлдашев

Җаваплы сәркатип
Альберт Нарбеков
Редакторлар

ХАТЫИП МИҢНЕГУЛОВ. Остазым һәм адашым......................
АРКАДИЙ ФОКИН. Синең юлыңдагы кеше................................
/ХӘЛИЛ СӘЛИМОВ. Физиктан лирик ясады ...............................
ХАТИП ГОСМАН. Татар әдәбиятында Таһир-Зөһрә сюжеты .....\
МИЛЛИ МӘГАРИФ
..........40
..........46
..........48
..............49
Абрик Камалов
Галим Хисамиев

Дизайнер
Хәйдәр Әхмәтҗанов
Сәркатип
РӘШИТ ШАКИРҖАНОВ. Милли мәгариф системасы һәм укыту ысулын
сайлау турында.............................................................................................53
ФӘН ҺӘМ ГАМӘЛ
Гөлсинә Соколова
Редакциянең адресы:

420043, г.Казань,
ул.Зеленая, д.1, кор. Б, к. 202Б,
Редакция журнала "ФӘН һәм ТЕЛ"
тел./факс 10-46-75

НУРИХАН ФӘТТАХ эзләнүләреннән....................................................................60
НАИЛ ГАЙСИН, ШӘҮКӘТ ХӨСӘЕНОВ. Сызыкча булмаган оптика һәм аның
үзенчәлекләре...............................................................................................62
ИЛШАТ МИРСӘЯПОВ. Киселү торыгы зур булган бөгелүче тимербетон
элементларда хәтәр авыш ярык үсеше турындагы гипотеза һәм
кысылган өлкәдәге бетонның авыш кисеме арудан җимерелү критерие ... 67

ФӘНГӘ КЕРЕШ
Редакциянең фикере авторлар
фикере белән туры килмәскә
мемкин

Кулъязмалар рецензияләнми
һәм кире кайтарылмый
Материалларны күчереп
бастырганда "ФӘН һәм ТЕЛ"
журналына сылтама бирү
мәҗбүри

Журнал редакциянең компьютер үзәгендә
битләргә салынды һәм ООО "Мастер Лайн"
типографиясендә басылды.
Басарга 19.07.04 кул куелды
Офсет ысулы белән басылды
Формат 60x84/8. Офсет кәгазе
Күләме 11,6 басма табак
Нәшер хисабы буенча 4,75 табак
Заказ 18. Тираж 500 данә

420015, Казан ш., Толстой ур., 41 й.
Тел. 64-24-18

ГАЛИМ ХИСАМИЕВ, АЛЬБЕРТ НАРБЕКОВ, РӘШИТ ШАКИРҖАНОВ.
Химиядә тарихи вакыйгалар һәм ачышлар................................................70
КАЗАННЫҢ 1000 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
БОРИС ЕРУНОВ. Элек шулай булган................................................................ 73
ҖЫЕННАРДАН ХӘБӘРЛӘР
Журналга ТРның «Татарстан халыклары
телләре турында»гы Законны гамәлгә
ашыру комитеты ярдәм итә
Казан дәүләт медицина университетында .........................................................74
Бөтендөнья татар конгрессында..........................................................................64
КИТАП КИШТӘСЕ ...........................................................................................59, 69
© "ФӘН һәм ТЕЛ" журналы

Тел, әдәбият һәм тарих
© Әхмәтьянов Р. Г, 2004
ЭТИМОЛОГИЯ*
Рифгать Әхмәтьянов
fanhamtl(22)3-2004_01utf8-3.jpg
РИФГАТЬ ГАЗИЗҖАН улы ӘХМӘТЬЯНОВ—филология фәннәре докторы, про
фессор. 30 елдан артык татар теленең лексикасын һәм тарихын тикшерә, берничә мо
нография һәм сүзлекләр, 200дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә авторы

1СС-
Хәзерге көндә Бөре (Бирск) педагогика институтының татар теле кафедрасы профессоры булып эшли.
Ахметьянов Р. Г. Этимология (Продолжение. Начало в №1-2 за 2004 г.).
В продолжении труда видного татарского фшолога рассматриваются основные принципы и методы этимо-
логических исследований.

Фонетик принцип
Этимологиядә фонетик принципның ике ас-
пекты бар: 1) методологик аспект һәм 2) этимо-
логиянең ышандырыклыгы аспекты.

Әйткәнебезчә, җитди этимология тикше-
релгән сүз турында барча мәгълүматларны - иң
беренче чиратта, аның таралыш ареалын, нинди
телләрдә нинди яңгырашларда, нинди язылышлар-
да һәм ниндиерәк мәгънәләрдә очравын теркәүдән
башлана. Бу эшне башкару өчен исә бер үк тарихи
лексик берәмлекне теләсә нинди фонетик һәм ор-
фографик киемдә таный белергә кирәк.

Моның өчен исә, беренче чиратта, телләр
арасындагы фонетик тәңгәллек заманчалыкларын
өйрәнергә кирәк. Ә фонетик тәңгәллекләр бик
катлаулы, аларны бер утыруда нык үзләштереп
булмый. Фонетик закончалыклар шундый ки, бе-
ренче карашта охшаш сүзләр бөтенләй ят-чит, ә
бөтенләй охшаш булмаган сүзләр чынлыкта бер
үк сүзнең төрле локаль яңгырашлары булырга
мөмкин.

Менә, мәсәлән, кыргызча болот дип язылган.
Кыргыз теленең фонетик закончалыкларын
белмәгән татар моны болыт ("туча") дип уйлап
куюын көт тә тор. Хәлбуки, кыргызча болот -
татарча булат (аеруча сыйфатлы корыч).

Чувашча хур - татарча каз. Бер генә аваз да
туры килми. Әмма болар - бер үк тарихи сүзнең
төрлечә чагылышлары гына. һәм безнең шулай
дип раславыбыз барча фонетик закончалыкларга
нигезләнә, шулардай килеп чыга.

Фонетик закончалыклар барча телләр һәм
барча чорлар өчен бердәй түгел. Бер өлкәдә бер

*Дәвамы. Башы журналның 2004 елгы I һәм 2 санында басылган.
чорда булып үткән фонетик үзгәреш бүтән
өлкәдә бүтән чорда кабатланмаска мөмкин.
Гәрчә бер үк телнең тарихында булса да.

Фонетик үзгәрешләр тарих дәвамында берсе
өстенә берсе җиңел катланалар һәм моны да
исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, татарча кыз -
чувашча хер: з урыныда р - борынгылык га-
ләмәте (ягъни р борынгырак). Ләкин әле бу
сүзнең иң борынгы яңгырашы - чувашча дигән
сүз түгел, чуваш телендәге х -- татарча /<-га
караганда яңарак, ә палательләшү (ы > ё) аннан
да яңарак. Димәк, татарча кызны
ң кы өлеше, ә
чувашча хер
ныңөлеше борынгырак. Безгә бил-
геле булган иң борыңгы варианты - кыр "алтын,
кыйммәт нәрсә" (кызларны шулай атаганнар).

Этимологиянең ышандырыклыгы җәһә-
теннән каралган фонетик принцип - сүзнең тари-
хы телнең тарихи фонетикасына хилаф рәвештә
аңлатылмаска тиешлеге ул.

Татар теленең фонетик тарихы мәгълүм (тик
ул дәреслекләрдә начар яктыртыла - бусы икенче
мәсьәлә), һәм, әйтеп үтик, татар фонетикасы та-
рихи җәһәттән күрше төрки телләр - чуваш,
башкорт, казах фонетикаларына караганда гади-
ерәк тә. Базис әхвәл - руник ядкәрлекләрдә ча-
гылыш тапкан тел. Борынгы кыпчаклар бу телне
кабул иткәндә элекке телләрендә булган w авазын
төрки интервокаль
-ґ- һәм -г- урынына куллан-
ганнар, интервокаль
қ һәм к урынына исә алар -ґ- һәм -г- авазларын куллана башлаганнар. Го-
мумән, бу процесс "тел ялкаулыгы" закон-
чалыкларына бап килә: сөйләшүчеләр, аңлаешлы-
лыкны саклаган хәлдә, җиңелерәк әйтергә тыры-
шалар. Төрки
ґ, г тартыклары қ, к тартыкларына
караганда, ә w, w' тартыклары
ґ, г тартыкларына
караганда җиңелрәк әйтелә. Шул рәвештә

ФӘН Һәм ТЕЛ, №3/2004
13

| Тел, әдәбият һәм тарих
фәнни этимология таләпләренә канәгатьләнер-
лек җавап бирмиләр. Мәсәлән, Т. Гарипов һ.б.
төрки айак. < азак, һәм русча пеший "җәяүле"
сүзләрен бер тамырдан дип бара һәм фикерен
менә болай нигезли: борынгы төркичә азак, <
адак,
борынгы падак, сүзеннән килә (кайбер
төрки-тунгус-монгол сүзләрендә бор. п > ф > һ >
ноль аваз икәнлеге исбат ителгән), димәк тамыр
монда пад, рус. пеший исә пех < педх нигезеннән, һиндевропалы педһ "аяк" тамырыннан. Алтаистик пад һәм һинд-европавы пед||под бер-берсенә охшашлыгын кем инкяр итә ала? Шулаен шулай да, монда карарлы исбаты булмаган моментлар күбрәк шул: айак, < адак, сүзенең падак, сүзеннән килеп чыккан дигән фараз бары тик корейча патак "аяк" сүзенә генә нигезләнә.

Төрки-корей уртаклыклары, гомумән, аерым
тамыр сүзләргә генә карый һәм шунлыктан шик
уяталар. "Аяк" чувашча ура < ора һәм бу сүз бо-
рынгы төрки ара
қ вариантыннан булса кирәк
(монысы күп кенә гомуми закончалыклар белән
исбатлана). Аннары аяк < ада
қ ~ арак, һ.б. төрки
сүз ясалыш модельләрендә фигыльдән ясалган
сүзгә охшаш (ар-ак, яисә ара-к,), ә пед||под тамы-

рының фигыль мәгънәсе билгеле түгел.
Ностратистлар болан, бозау һәм поши-
сүзләрен уртак тамыр сүздән дип баралар һәм
моңа ышандыру өчен тагын егермеләп төрле
телдән (бөтен Евразия буйлап) эзләп, шуларга ох-
шаш сүзләр китерәләр, һәр телдә сүзләр бик күп
һәм мөгезле эре терлек-хайванат та күп кенә төрдә
була. Билгеле, монда чагыштырырга киң мөмкин-
лекләр ачыла, һәм мондый этимологик уенның
"нәтиҗәләре" дә кыйммәтсезрәк булып чыга.

Ностратистлар бәр-у сүзенә бөтен иске
дөнья телләрен кыдырып "сугу, яру, җимерү,
тибү, таптау һ.б." мәгънәләрдәге иллеләп парал-
лель сүз табалар һәм аларның яңгырашлары да,
охшаш булса да, бик төрле: пш, пир, спир, ир, мол, мур, бор, бур, муаф, боо һ.б. Хәлбүки, бәр-у сүзе-нең этимологиясе (инде күптән Л. Җәләй күрсәткәнчә) бик гади - ул борынгы төрки бэр- "бирү" сүзеннән (чагыштыру өчен: русча дать "бирү, бәрү, сугу"; мондый мәгънә күчешләрен бүтән төрки телләрдән дә табып була).

Ностратик теорияләренең иң зәгыйфь төше
шунда - алар этимологияне конкрет тарихтан
аерып карыйлар.

© Хәкимов Б. Э., 2004
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ "ТАТАР САРЫФЫ"
ҺӘМ "ТАТАР НӘХҮЕ" ХЕЗМӘТЛӘРЕ ТИРӘСЕНДӘ
ЛИНГВИСТИК БӘХӘСЛӘР
Булат Хәкимов
fanhamtl(22)3-2004_01utf8-4.gif
БУЛАТ ЭРНСТ улы ХӘКИМОВ —2001 елда КДУның татар филологиясе һәм
тарихы факультетын тәмамлап, хәзерге көндә татар теленә өйрәтү кафедрасында ас-
пирантура үтә. Профессор Флера Сафиуллина җитәкчелегендә «Г. Ибраһимовның
тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге» темасы буенча диссертация өстендә эшли.

Тәкъдим ителгән фәнни тикшеренү Казан дәүләт университетының татар теленә
өйрәтү кафедрасында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының финанс ярдәме
белән алып барыла (грант АОЗ-1.5-138).

Хакимов Б. Э. Лингвистическая полемика вокруг трудов Галимзяна Ибрагимова «Татарская морфология» и
«Татарский синтаксис».

В работе, выполненной по гранту (АОЗ-1.5-138) Министерства образования РФ, дается анализ откликов на
труды по грамматике выдающегося татарского писателя, ученого, общественного деятеля Г. Г. Ибрагимова.

XX йөз башы - татар милләте тарихында го-
муми Яңарыш чоры. Иң беренче чиратта рухи
тормышта чагылган бу Яңарыш фән өлкәсен,
аякка басып килә торган татар тел белеме фәнен
дә читләтеп үтмәгән, үткен бәхәсләр эчендә яңа
фән туган. Шул чорда хәзерге татар лингвисти-
касының теоретик, терминологик һәм методоло-

гик нигезе салына. Бу фәнне башлап җибәрү-
челәр, Каюм Насыйри эшен дәвам итүчеләр ара-
сында Галимҗан Ибраһимов, Җәмалетдин Вәли-
ди, Габдрахман Сәгъди, Әхмәтһади Максуди,
Гыймад Нугайбәк, Мөхетдин Корбангалиен
исемнәрен атау урынлы булыр.

XX йөз башы татар тел белеменең төп үзенч-
20
ФӘН һәм ТЕЛ, №3/2004

• Тел, әдәбият һәм тарих
әлеге - фикер төрлелеге. Бер яктан бу, әлбәттә,
теориянең эшләнеп җитмәве белән аңлатылса,
икенче яктан, шул төрлелек хөрлектән килеп
чыга. Татар милләте кичергән гомуми күтәрелеш
фәндә гаҗәеп мөстәкыйльлек, гаҗәеп җанлы тор-
мыш тудырган.

Иң беренче чиратта классик язучы булып та-
нылган Галимҗан Ибраһимовның татар тел бе-
леменә багышланган хезмәтләре замандашлары
һәм хәзерге фән тарафыннан да югары бәя
алды. Аның "Татар сарыфы" белән "Татар
нәхуе"
[1, 2] исемле дәреслекләре хәзерге татар
лингвистикасы өлкәсендәге фәнни-теоретик
хезмәтләр өчен генә түгел, мәктәп дәреслекләре
өчен дә мөһим чыганак, беренче үрнәк булып
тора. 1911 елда шушы китапларның басылып чы-
гуы татар җәмәгатьчелегендә көчле резонанс ту-
дыра, берничә ай эчендә матбугатта аларга
бәйле күпсанлы мәкаләләр, рецензияләр басы-
лып чыга [3-5].

Рецензияләр пәйда булгач та, Г.Ибраһимов
аларга җавапларын яза [6, 7] һәм, шулай итеп,
"Татар сарыфы" белән "Татар нәхуе" китаплары
тирәсендә үзенә күрә бер "бәхәс кыры", "поле-
мик төркем" барлыкка килә. Шушы полемика ба-
рышында, әлбәттә, әлеге китапларның аерым як-
лары гына тикшерелми, татар тел белеме өчен
бик мөһим булган мәсьәләләр дә күтәрелә.

1911 елның 1 ноябрендә "Йолдыз" газетасы-
ның 751нче санында "Яңа әсәрләр" исемле рецен-
зия дөнья күрә [5]. Авторы Хәерби дип күр-
сәтелгән. "Хәерби" тәхәллүсеннән файдаланып,
"Йолдыз" газетының нашире һәм редакторы,
күпкырлы эшчәнлек алып барган шәхес, шулай ук
тел галиме Әхмәтһади Максуди язган, бу факт
фәндә билгеле [8]. Максудилар нәселе дә хәзерге
Лаеш районы Хәерби авылыннан чыккан [9]. Ике
атна үткәч тә, Г.Ибраһимов "Яңа әсәрләр"
мөнәсәбәт илә бер мөләхәзә"
исемле җавап мәкал-
әсен яза [6]. Бу мәкалә "Йолдыз" газетасының
1911 елгы 15 ноябрь санында басылып чыга.

"Яңа әсәрләр" мәкаләсе "Татар сарыфы"
белән "Татар нәхуе" китапларында кулланылган
терминологияне тәнкыйтьләүгә багышланган.
Мәсьәлә түбәндәгедән гыйбарәт: Г.Ибраһимов
тел белеме терминнарын мөмкин кадәр татар те-
ленең үз чаралары ярдәмендә ясарга тырыша.
Аныңча, яңа терминны төрлечә итеп - телдә бул-
ган сүзгә яңа мәгънә биреп, яки тел материалы
нигезендә яңа сүз тудырып ясарга мөмкин. Хәер-
би исә, тел белеме терминнарын саф татарча кул-
лануга принципта каршы булмаса да, Г.Ибраһи-
мовның термин ясау ысулларын кабул итми.
Аныңча, сүзләрнең истиляхи (терминологик) һәм
лөгави (лексик) мәгънәләре арасындагы
мөнәсәбәт турыдан-туры булырга тиеш, ягъни

ФӘН һәм ТЕЛ, №3/2004
телдә булган сүзгә яңа мәгънә биреп, аны термин
буларак куллану дөрес түгел [5]. Г.Ибраһимов үз
җавабында терминнар ясаганда кулланыла тор-
ган ысулларның төрлелеген телне баету чарасы
итеп күрсәтә [6].

Хәзерге заман фәне күзлегеннән караганда,
без Г.Ибраһимовның хаклы икәнен күрәбез. Шу-
лай да, термин ясауның шушы ысуллары урынлы
һәм уйланылган рәвештә кулланылырга тиеш,
югыйсә уңышсыз һәм ясалма сүзләр һәм гый-
барәләр барлыкка килеп, соңыннан кулланыштан
төшеп калалар. Шуңа күрә "Яңа әсәрләр" рецен-
зиясе авторы Г.Ибраһимовның кайбер терминна-
рын тәнкыйтьләп чыга.

Г.Ибраһимовның "Татар сарыфы" хезмә-
тендә хәзерге фәндә I һәм II зат дип аталган фор-
малар "сөйләген" һәм "эндәшелгеч" дип бирелә.
Гарәп грамматикасында һәм традицион татар са-
рыфларында шул мәгънәдә "мөтәкәллим"
(сөйләуче)
һәм "мохатаб" (хәрефкә-хәреф: аңа
эндәшелгән шәхес)
терминнары файдаланыла.
Димәк, Г.Ибраһимов тәкъдим иткән терминнар
- гарәпчәдән калькалар. Шуларны тәнкыйтьләп,
Хәерби татар телендәге -геч кушымчасын тик-
шерә: гадәттә ул корал мәгънәсен ("исме аләт"),
бик сирәк кенә субъект ("исме фагыйль")
мәгънәсен белдерә (мәсәлән, белгеч сүзендә).
"Сөйләгеч" һәм "эндәшелгеч" - "сөйләу коралы"
һәм "эндәшелу коралы" кебегрәк мәгънә бел-
дергән булып чыгалар. "Эндәшелгеч" сүзе исә, ре-
цензент фикеренчә, "билкөллия хата вә мәснугъ
(бөтенләй хаталы һәм ясалма -
Б.Х.) бер суздер",
чөнки "мәҗһүл сыйгасендә" (төшем юнәлешендә-
ге фигыль) булган сүзгә -геч кушымчасы беркай-
чан да ялганмый. Күрәбез ки, рецензия авторы
биредә телнең эчке логикасы, грамматик төзелеше
һәм кануннарыннан чыгып, Г.Ибраһимовның
шушы ике терминын уңышсыз таба. Дөрестән дә,
бу терминнар алга таба тел белемендә урнаша ал-
мый һәм кулланыштан төшеп тә кала.

Хәзерге фәндә "сыйфат фигыль" дип атала
торган фигыль формасы Г.Ибраһимов хезмә-
тендә "төрдәш" исеме астында өйрәнелә. Галим-
нең фикер сөреше буенча, бу форма ике "сүз
төре"нең билгеләрен берләштерә. Ләкин
-даш/-дәш кушымчасы ике яки икедән артык
предметның башка бер предметка мөнәсәбәтләре
нигезендә охшашлыгын, ягъни Г.Ибраһимов
теләгән мәгънәнең киресен белдерә. Хәерби
шуңа игътибар итә дә: "Бер авылдан булган ике
кешенең авылдаш булулары мәгълумдер. Ике авылга
мөнәсәбәте булган бер кеше уз-узенә авылдаш бу-
ламы соң? Юкса, ике исемле Миңлебай агай да уз-
узенә адашмы икән?"
[5].

Хәерби шулай ук Г.Ибраһимовның русча
"согласование"гә ияреп тәкъдим ителгән "ярашу"

21

• Тел, әдәбият һәм тарих
терминын, "берек җөмлә" һәм "карышык җөмлә"
(хәзерге классификация буенча тезмә кушма
җөмләләрнең төрләре) атамаларын да тәнкыйть-
ли, "карышык" сүзе татар телендә, "гавам" (ха-
лык) телендә юк, ди. Г.Ибраһимов түбәндәгечә
җавап бирә: "Берек", "карышык" сүзләренең шул
хәлдә йөртелүе Казанның урам мужигында булма-
са да, әдәбиятымызга сирәкләп кергәләве һәм
бәгъзе бер төрек кабиләләрендә бу сүзләрнең граж-
данлык мәртәбәсендә булуы миңа анларны "муа-
фыйк вә мөтәзад" урнында алырга юл бирде"
[6].

1915 елның 30 декабрендә "Йолдыз" газеты-
ның 1580нче санында Ә.Максуди "Сарыф китап-
лары"
исемле тагын бер тәнкыйть мәкаләсен бас-
тыра, бу юлы ул үз имзасын ачык куя [10].
Мәкалә Г.Ибраһимовның "Аң" журналында 1915
елгы 21/22нче санда чыккан "Татар сарыфлары"
[11] исемле язмасына җавап итеп язылган. Бу
мәкаләсендә дә Ә.Максуди 1911 елда әйткән фи-
керләрен куәтли. Терминология өлкәсендә
"шәрыкче"-традиционалист буларак, ул бөтен
Ислам дөньясында бердәм гарәпчә терминология
булырга тиеш дигән тезисны алга сөрә. Фикри
һәм фәнни кыйбласын ул Шәрыкта күрә, Г. Иб-
раһимовны исә ул Европага сукыр тәкълид кылу-
да (иярүдә) гаепли [10].

Татар тел белеме өчен элек тә, хәзер дә мөһим
булган бер мәсьәләдә - исем сүз төркеменең килеш
категориясе мәсьәләсендә дә Ә.Максуди Г.Ибра-
һимов белән бәхәскә керә. Мәгълүм булганча,
Г.Ибраһимов татар телендә килешне гомумән та-
нымый, килеш кушымчаларын аерым ярдәмлек сүз
төркеме - кушымта итеп карый [2]. Ә. Максуди
исә татар телендә "игърабка ошашлы үзгәрешләр"
барлыгын билгеләп үтә, игьраб (килеш) күрене-
шен мәктәптә өйрәнүнең әһәмиятен исбатларга
тырыша. Аныңча, татар телендә игьраб (падеж,
килеш) белән танышкан балалар килеш категория-
се "тулы хокуклы" булган гарәп һәм рус телләрен
җиңелрәк үзләштерәчәкләр [10]. Дәреслекләрне
төзү өлкәсендә Ә.Максуди мисалларны әдәбият-
тан алуга каршы чыга, чөнки, аныңча, әдәби
әсәрләрдә хаталы җөмләләр күп, һәм анда гади,
җыйнак мисал табу кыен [10].

Үзе дә тел дәреслекләре авторы, заманында
Бакчасарайның атаклы "Зынҗырлы" мәдрә-
сәсендә укыткан Әхмәтһади Максуди "тәүхиде
лисан" (бердәм төрки тел) идеяләренә билгеле
бер дәрәҗәдә якын торып, Г.Ибраһимов белән
табигый каршылыкка керсә, Җәмал Вәлиди
белән Габдрахман Сәгъди аның фикердәшләре
булалар. Шуңа күрә бу ике авторның рецензиял-
әре күбрәк аерым икенчел мәсьәләләргә багыш-
ланган, дусларча киңәш формасын алган. Г.Иб-
раһимовның бу ике рецензиягә җавап итеп языл-
ган "Тәшәккер йөзендән" [7] исемле мәкаләсе дә

тәшәккер-рәхмәтләр белән тулы, ул рецензент-
ларның тәнкыйте белән күп очракта килешә.

Җ.Вәлидинең "Татар сарыфы вә нәхүе" исем-
ле мәкаләсе "Шура" журналының 1911 елгы 22нче
санында дөнья күрә [3]. Г.Ибраһимов төзегән
дәреслекләрнең әһәмияте һәм кыйммәте турында
әйткәч, Җ.Вәлиди үзенчә кимчелекле санаган як-
ларны күрсәтә. Мәсәлән, Г.Ибраһимов "кич"
һәм "былтыр" кебек сүзләрне исем сүз төркеменә
кертә, ә Җ.Вәлиди исә аларны "зарфы заман"
дип атый. "Карт" кебек сүзләр төрле очракта я
исем, я сыйфат була алалар, ди Җ.Вәлиди. Г.Иб-
раһимов исә аларны фәкать сыйфат кына сана-
ган. "Картлар килде" кебек җөмләләрне сыйфат-
ланмыш төшеп калу очракларына керткән.

Димәк, сүз төркемнәрен билгеләгәндә
Җ.Вәлиди күбрәк семантик, логик яктан килеп
фикер йөртә, ә Г.Ибраһимов сүзләрнең грамма-
тик үзенчәлекләрен, гомуми лексик мәгънәне
исәпкә алырга тырыша.

Җ.Вәлидинең әлеге рецензиясендә әйткән
бер фикере аерым игътибарга лаек. Ул, берен-
челәрдән булып, татар телендә билгелелек һәм
билгесезлек категориясенә игътибар итеп, "ки-
тапны укыдым "
һәм "китап укыдым " сүзтезмәлә-
рен чагыштыра [3; 696]. Г.Ибраһимов үзе дә га-
лимнең бу ачышына сокланып, үз мәкаләсендә
язып чыга [7].

"Татар сарыфы"на тагын бер рецензияне та-
нылган филолог, татар теле һәм әдәбияты белге-
че Габдрахман Сәгъди яза. Ул да Г.Ибраһимов-
ның фикердәше, "татарчылык" тарафдары була.
"Шура" журналының 1912 елгы Знче санында ба-
сылып чыккан "Татар сарыфы " исемле рецензиясе
дә Г.Ибраһимовка теләктәшлек рухында языл-
ган. Автор, "Татар сарыфы" китабын мактап, та-
тар телендә һәм "татар рухында" язылган булу-
ын иң яхшы ягы итеп күрсәтә [4].

Ул "Татар сарыфы"нд.а тәкъдим ителгән күп
кенә терминнарны кабул итә. Г.Сәгъдинең 1913
елда басылып чыккан "Яңа һәм йиңел тәртиптә
телемезнең сарыфы"
исемле китабында һәм Г.Иб-
раһимовның "Татар сарыфы"нц.а терминологик
система, нигездә, тәңгәл килә: сүз төрләре, ку-
шымталар, сыйфат дәрәҗәләре, гади сыйфат, ар-
тыклык сыйфаты, төп сан, бүлем саны, чама саны,
өлеш саны
һ.б.

Г.Сәгъди " Татар сарыфы" хезмәтен татар те-
лен укыту методикасы, педагогика күзлегеннән дә
үткәреп тикшерә. Шушы аспектта аңа ике үзенч-
әлек ошый. Беренчедән, Г.Ибраһимов китапның
башыннан ахырына кадәр яңа татар әдәбиятын-
нан һәм халык авыз иҗатыннан мисаллар китерә.
Бу алым укучыларда туган телгә, мәдәнияткә,
әдәбиятка мәхәббәт уята һәм "татарчылык"
концепциясен тормышка ашырырга да ярдәм

22
ФӘН һәм ТЕЛ, №3/2004

Тел, әдәбият һәм тарих
итә. Икенчедән, Г.Сәгъди "Татар сарыфы"нда,
теория белән беррәттән, гамәлият-практиканың
да зур урын алып торуын билгеләп үтә. Чыннан
да, "Татар сарыфы" - мәктәп дәреслеге, үз зама-
ны өчен ул уңышлы төзелгән. Шул ук вакытта ул
зур теоретик әһәмияткә дә ия булган.

Г.Сәгъди "Татар сарыфьГньщ кимчелекле як-
ларын да күрсәтә: кайбер орфографик ка-
гыйдәләргә төзәтмәләр кертә, "иҗек" төшенчә-
се өчен үз билгеләмәсен тәкъдим итә, дәреслек-
нең төзелешенә карата берничә искәрмә ясый.
"Җаваплар" мәкаләсендә Г.Ибраһимов шул
мәсьәләдә рецензент белән килешүен әйтә һәм
аңа рәхмәт белдерә [7].

Терминология өлкәсендә Г.Ибраһимов та-
рафдары булса да, Г. Сәгъди берничә терминның
үз вариантларын тәкъдим итә: ялгызлык-күмәклек
категориясе өчен - төбэлгеч исеме вә чолгагыч
исеме; исемфигыль
(предикатив сүзләр) өчен -
мәгънәви фигыль һ.б. [4].

Татар теленең грамматик төзелешен тасвир-
лаган вакытта да Г.Сәгъди берничә тапкыр
Г.Ибраһимов белән килешмичә кала. Мәсәлән,
ул масдарны (исем фигыль һәм инфинитив), анда
заман категориясе булмау сәбәпле, фигыльгә
түгел, ә исемгә кертә, һәр, һәрбер, һәммә
сүзләрен Г.Ибраһимов "билгеләү алмашлары" дип
атый, ә Г.Сәгъди аларны ярдәмлек сүз төркемнә-
ренә кертә һәм "гамләүче каедләр" (гомумиләш-
терүче кисәкчәләр)
дип билгеләмә бирә [2, 4].
Шулай ук Г.Сәгъди фигыльләрдә кайтым бабын
(юнәлешен) танымый, ул аны һәр бабка да, го-
мумән фигыльгә хас бер категория итеп саный:
һәр фигыль, барлык-юклык белән төрләнгән ке-
бек, мәгълүм (гарәпчәдән, русча - действителъ-

ный залог) һәм мәҗһүл (страдателъный залог) бу-
лырга мөмкин. Бу фикер, һичшиксез, гарәп грам-
матикалары тәэсирендә туган.

Шулай итеп, Г.Ибраһимовның "Татар сары-
фы"
белән "Татар нәхүе" хезмәтләре тирәсендә
туган дискуссия үз чорының тел белеме өчен га-
ять мөһим булган мәсьәләләрне чагылдыра һәм
аларны чишүнең төрле юлларын күрсәтә. Поле-
микада катнашкан галимнәрнең фәнни карашла-
ры системасына күз салсак, аларны ике төркемгә
бүлеп була: 1) Әхмәтһади Максуди (Хәерби) -
традиционалист, "шәрыкче", "төркиче"; 2) Гали-
мҗан Ибраһимов, Җамалетдин Вәлиди һәм Габ-
драхман Сәгъди - "татарчылар".

"Татарчылар" дип әйтсәк тә, Г.Ибраһимов-
ны һәм аның фикердәшләрен һич тә үтә пурист-
лар дип сыйфатлап булмый. Алар уртача позици-
ядә торалар, алар өчен "телнең рухына тугъры-
лык", рациональлек мөһим. Теориядә оригиналь
фикер йөртергә тырышсалар да, алар гомуми
төшенчәләрне, фәннең нигезләрен алга киткән
халыклардан алуны тиеш табалар. Бу башлыча
Европага йөз тотып эшләнә. Шуңа күрә "Г.Иб-
раһимов төркеме"н билгеле бер дәрәҗәдә "га-
ребчеләр", "западниклар" дип тә атарга мөмкин.
Баштарак лингвистик теориянең төп нигезләмәл-
әрендә чагылган бу агым алга таба фәннең башка
тармакларына, шул исәптән терминологиягә дә
үтеп керә.

Кызганыч, Г.Ибраһимовның мәкаләдә тик-
шерелгән һәм башка күпсанлы хезмәтләре озак
вакыт татар тел белеме игътибарыннан читтә
булды, кабат басылмады, ә бит аларда фән тари-
хы өчен бик кыйммәтле һәм әһәмиятле гаять күп
мәгълүмат урын алган.

ЧЫГАНАКЛАР
1. Ибраһимов Г. Татар нәхүе. - Казан, 1911.
2. Ибраһимов Г. Татар сарыфы. - Казан, 1911.
3. Вәлиди Җ. Татар сарыфы вә нәхүе//"Шура", 1911, №22, 695-696 б.
4. Сәгъди Г. Татар сарыфы//"Шура", 1912, №3, 89-92 б.
5. Хәерби. Татар сарыфы вә нәхүе//"Йодцыз", 1911, 1 ноябрь, №751.
6. Ибраһимов Г. "Яңа әсәрләр" мөнәсәбәте илә бер мөләхазә//"Йолдыз", 1911, 15 ноябрь,
№757.

7. Ибраһимов Г. Җаваплар. Тәшәккер йөзендән//"Шура", 1912, №9, 266-268 б.
8. Мәһдиев М. XX йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар // "Казан утлары", 1973, №12,
175-1826.

9. Зәбиров Г.Г. Максуд баба һәм Максудилар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2000. -159 б.
10. Максуди Ә. Сарыф китаплары [Г.Ибраһимовның "Татар сарыфлары" дигән мәкаләсенә
карата]//"Йолдыз", 1915, 30 дек., №1580.

11. Ибраһимов Г. Татар сарыфлары//"Аң", 1915, №21/22, 378-390 б.
ФӘН Һәм ТЕЛ, №3/2004
23
Hosted by uCoz